news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табиблары “Иң яхшы ел табибы” Бөтенроссия конкурсында катнаша
Быел бу конкурс тугызынчы тапкыр үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). “Иң яхшы ел табибы” Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан 7 медицина хезмәткәре катнаша.
“Авыл амбулаториясенең иң яхшы мөдире” номинациясендә республиканы ТР Чистай районы Каргалы авылы амбулаториясе мөдире Светлана Гатаулина тәкъдим итәчәк. Чаллы шәһәренең 10нчы поликлиникасыннан дәвалау физкультурасы бүлеге мөдире Нина Сафина “Иң яхшы спорт табибы” номинациясендә, Чаллының 6 поликлиникасының табиб-физиотерапевт, физиотерапия бүлеге мөдире Сәрия Исламова “Тернәкләндерү медицинасының иң яхшы табибы” номинациясендә, ә Чаллының 3 нче стоматология поликлиникасы табиб-стоматолог-хирург Равил Габитов “Иң яхшы стоматолог” номинациясендә катнашачак. Чаллының 2 нче шәһәр хастаханәсе табиб-акушер-гинекологы, бала тудыру стационарының бүлек мөдире Валерий Тепляков Татарстанның “Иң яхшы акушер-гинекологы”, Казанның 7 нче хастаханәсе табиб-хирургы, хирургия үзәге җитәкчесе Равил Шәйморданов “Иң яхшы хирург” номинацияләрендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Ә “Медицина оешмасының иң яхшы җитәкчесе” номианциясендә катнашу өчен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Фәрит Җиһаншин кандидатурасы тәкъдим ителә.
Конкурс нәтиҗәләре февральнең икенче һәм мартның беренче декадасында билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
“Иң яхшы ел табибы” Бөтенроссия конкурсын үткәрү күркәм традициягә әйләнде һәм быел тугызынчы тапкыр үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2