news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары дүрт яшьлек баланың циркуляр пычкыда кистергән бармагын теккән

Бәхетсезлек очрагы республика районнарының берсендә булган. Бала ишегалдында уйнап йөргәндә гаражга да кереп чыгарга уйлаган һәм анда циркуляр пычкы табып алган. Аны «өйрәнгән» вакытта бармагын кискән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, сабыйга – дүрт яшь.

Аның әти-әнисе шунда ук җирле хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, аннан зыян күрүчене Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары һәм Республика клиник хастаханәсе микрохирурглары сабыйның бармагына икенче тормыш бүләк иткән – аны кире тегеп куйган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100