Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табиблары бот сөяген тернәкләндерүдә уникаль операция ясаган
Бот сөяге трохлеопластикасын Республика клиник хастаханәсе табиблары Россиядә беренчеләрдән булып үткәргән.
Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Республика клиник хастаханәсе травматолог-ортопедлары Arthrex (АКШ, Германия) компаниясе белән берлектә Россиядә беренче тапкыр бот сөяген тернәкләндерү буенча сирәк очрый торган операция үткәргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Республика клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе Гүзәлия Хәнипова җиткерде.
Операция – бот сөяге трохлеопластикасы, башка сүзләр белән әйткәндә, бот сөяген нормаль анатомиягә адаптацияләү. Андый операция кичә, 24 июльдә, үткәрелгән. Операция ясалган пациентка әлеге авыруы белән тумыштан интеккән. Ул клиникага мөрәҗәгать иткәч, аңа элекеге стабильләштерү реконструкциясенең нәтиҗә бирмәячәге ачыкланган һәм табиблар әлеге уникаль операция үткәрүгә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз