Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары берничә тапкыр үпкә ялкынсынуы кичергән баланы коткарган
Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары хроник үпкә ялкынсынуыннан интеккән баланы коткарган. Бу хакта МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Хастаханәнең 2 нче номерлы хирургия бүлегенә авыр анамнез белән бер кыз килә. Табиблар ачыклаганча, уң үпкәсендә киста барлыкка килү аркасында кыз берничә тапкыр үпкә ялкынсынуын кичергән.
Табиблар кистаны кисеп алган. Кабат үпкә ялкынсынуы барлыкка килмәсен өчен, уң яктагы бронхның өске өлешен абтурацияләгәннәр (томалаганнар).
Операция уңышлы үткән. Баланың хәле яхшырган, аны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз