news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары Берлинда булып кайтты

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре һәм табиблары – барлыгы 12 кеше – Берлинда белемнәрен камилләштерде

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре һәм табиблары – барлыгы 12 кеше – Берлинда белемнәрен камилләштерде. Программа Мәскәүнең ИТЭК компаниясе һәм сәламәтлек саклау системасында эшли торган җитәкчеләр өчен Вивантес алман сәламәтлек саклау концерны тарафыннан әзерләнелде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Vivantes International Medicine – Алманиядә иң эре шәһәр клиникалары челтәре. Ул 9 клиника, авыруларны һәм картларны карау буенча 12 учреждение, тернәкләндерү үзәген берләштерә.
Татарстан вәкиллеге Алмания парламенты депутаты Раверт ханым белән очрашты. Ул кунакларга Алманиядә, аерым алганда Берлинда медицина ярдәмен күрсәтү, финанслау чыганаклары һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә туган проблемалар хакында сөйләде. Профессорлар һәм медицина фәннәре докторлары укыган лекцияләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итү, финанслау, менеджмент, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, бүгенге гинекология, хирургия һәм кардиология мәсьәләләре каралды. Татарстан табиблары клиникалар һәм медицина үзәкләре белән дә танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100