news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары батырлыгы турында китап языла

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәрби хирург булып эшләгән, республикабызның атказанган табибы Татьяна Емелинаның “Татарстанның медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында” исемле китабы языла

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бөек Ватан сугышында Җиңүебезгә 65 ел тулуга багышлап, Татарстанда легендар хатын-кыз, Бөек Ватан сугышында хәрби хирург булып эшләгән, республикабызның атказанган табибы Татьяна Емелинаның “Татарстанның медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында” исемле китабы дөнья күрәчәк.

Татьяна Емелина “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, китапта табибларның Җиңүгә керткән өлеше, Татарстан медицина хезмәткәрләренең каһарманлыгы турында сөйләнеләчәк. “Сугышта катнашкан хатын-кыз шәхесләр” бүлегендә 1942 елда фронтка киткән, сугыш кырларында батырлык күрсәткән табиблар, шәфкать туташлары хакында язылачак.

Татьяна Емелина быел “Елның хатын-кызы” исеменә лаек була. Аның исеме Казанның Мактау китабына да кертелә. Татьяна Емелина Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач та фронтка китә. Ленинград шәһәрен саклауда, Курск дугасы, Днепр өчен сугышта, Украина, Молдавия, Польша, Румыния, Польша, Алманияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Татьяна ханым участок табибы булып эшли, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасын башкара. Ул күрсәткән тырышлык нәтиҗәсендә республикабызда балалар арасында үлем-китем очраклары саны ике тапкырга кими. Дифтерия, бизгәк авырулары бетерелә. Атказанган табиб берничә Хөкүмәт бүләкләренә ия була.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100