news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары самолетта хәле киткән ир-атны һәм аның кызын коткарган

Бүген иртән Казан аэропортыннан бер ир-атны һәм аның кызын Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ул Казанда яши, үзе Таҗикстан гражданины.

38 яшьлек ир-ат самолетта кызы белән бергә очкан. Бортта ук аның хәле киткән. Аэропортта аңа медицина ярдәме кирәк булган. Бу турыда агентлыкка клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ашыгыч ярдәм медиклары ир-атны аңына китергән һәм Республика клиник хастаханәсенә алып барган. Анда табиблар ир-атка ярдәм күрсәткән.  Ачыкланганча, ул яшүсмер вакыттан бирле эпилепсия белән интегә икән. Атасын караган арада аның 11 яшьлек кызы да эпилепсия өянәге белән егылган», диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Медиклар аларга кирәкле ярдәмне күрсәткән. Кыз балага реанимация ярдәме кирәк булган, аны Балалар республика клиник хастаханәсенә илткәннәр.

Хәзер ир-атның һәм аның кызының гомеренә куркыныч янамый. Әти кешене өенә кайтарып җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100