news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары 66 яшьлек хатын-кызның култык астына үскән шешне алган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары 66 яшьлек пациентның култык астына үскән зур майлы шешне алган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның 7 апрелендә Республика клиник хастаханәсенең 2нче травматология бүлегенә бер хатын-кыз култык астына шеш үсүгә зарланып мөрәҗәгать иткән. Башта ул шеш зур булмаган, ләкин күптән түгел үсә һәм аңа комачаулый башлаган.

Микрохирурглар Морад Журавлев һәм Эльвира Кадыйрова шәфкать туташлары командасы һәм анестезиолог Айдар Кәрәмуллин белән бергә 40 минут эчендә шешне алган һәм яраны теккән.

66 яшьлек пациентны бер атнадан соң медицина учреждениесеннән чыгарганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100