Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары 51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шеш алган
Республика клиник хастаханәсе хирурглары 51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы гаять зур шеш алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тән температурасы күтәрелү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән. Анализлар алынып, тикшеренүләр үткәрелгәннән соң медиклар хатын-кызның аналык муенсасында яман шеш барлыкка килүгә, аның әле эчәкне дә зарарлавына шикләнгән. Шуңа күрә онкологлар пациентка операция ясарга карар кылган.
РКБның 2 нче хирургия бүлеге белгечләре кеше башы кадәр шешны алуга 4 сәгать чамасы вакыт сарыф иткән. Алдан ясалган онкомаркерлар һәм КТ аның яман шеш булуын күрсәтсә дә, чынлыкта бу ялкынсыну процесслы, эчендә үлек булган шеш булып чыккан. Хәзерге вакытта хатын-кыз өендә, үзен әйбәт хис итә, дип билгеләп үткәннәр республика клиник хастаханәсендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз