news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары 400гә якын кешегә А гепатитына каршы ашыгыч прививка ясаган

Республика планлаштырылмаган вакцинага һәм авыруларны дәвалауга 500 мең сумнан артык акча сарыф иткән.

Татарстан табиблары 400гә якын кешегә А гепатитына каршы ашыгыч прививка ясаган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Балтач районында сары белән авыру очраклары аркасында, ашыгыч рәвештә 395 кешегә прививка ясаганнар. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

«Балтач районында сары белән авыруның 10нан кимрәк очрагы теркәлгән, әмма авырулар белән 480 кеше элемтәдә булган. 395 кешегә ашыгыч вакцинация ясалган, аларның 248е балалар», – диде Сергей Осипов.

Аның сүзләренчә, планлаштырылмаган вакцинацияләү республика бюджетына зыян китерә.

«Республикага китерелгән зыян 500 мең сумнан арткан. Бу акчаларны армиягә чакырылучыларга, еш авырый торган балаларга вакцина, стентлар сатып алуга, инсульт һәм миокард инфаркты белән авыручыларны дәвалауга юнәлдерә алыр идек», – диде министр урынбасары.

Бу акча авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне вакцинацияләүгә сарыф ителгән, чөнки балалары авырган ата-аналар кайчандыр А гепатитына каршы прививка ясатмаган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100