news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары 17 яшьлек егетнең баш сөягендәге шешне борын аша алган

Табиблар әлеге төрдәге операцияне беренче тапкыр ясаган.

Татарстан табиблары 17 яшьлек егетнең баш сөягендәге шешне борын аша алган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстандагы Республика клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлеге табиблары 17 яшьлек егетнең баш сөягендәге шешне борын аша кереп алган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Республика клиник хастаханәсенең матбугат сәркатибе Гүзәлия Хәнипова хәбәр итте.

Чаллыда табиблар бу егеткә «баш сөягендә ангиофиброма» дигән сирәк диагноз куйган. Әлеге чиргә баш һәм муен шешләренең 0,5 проценты гына туры килә. Кагыйдә буларак, шеш актив үсә һәм үзе турында борын канавы аша белгертә.

Элек мондый шешләрне тышкы ысул белән генә дәвалаганнар. Әмма хәзер Республика клиник хастаханәсе хирурглары шешне борын-эндоназаль эндоскопик юл аша ала башлаган. Мондый методиканы куллану нәтиҗәсендә йөздә җәрәхәт калмый, ә пациент операциядән соң күпкә тизрәк тернәкләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot