news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табибларга өстәмә рәвештә түләү өчен федераль үзәктән 146 млн сум алачак

Апрель өчен түләүләрнең күләме 39,6 миллион сум тәшкил итәчәк.

Татарстан табибларга өстәмә рәвештә түләү өчен федераль үзәктән 146 млн сум алачак

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан табибларга өстәмә рәвештә түләү өчен федераль үзәктән 146 миллион сум акча алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы өчен 146 миллион сум акча каралган. 5 майга финанслау һәм касса чыгымнары (февраль-март өчен) 9,4 миллион сум тәшкил иткән. Апрель өчен түләүләрнең күләме 39,6 миллион сум тәшкил итәчәк. Акча медицина оешмасында билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакытында биреләчәк», - дип белдерделәр ведомствода.

Моннан тыш, стационар һәм ашыгыч медицина ярдәме табиблары – 80 мең, стационарларның урта медицина персоналы — 50 мең, кече медицина персоналы 25 мең сум акча алырга тиеш. Ашыгыч медицина ярдәме табибларына – 50 мең, урта һәм кече медицина персоналы, шулай ук «ашыгыч ярдәм» шоферларына 25 мең сум каралган.

Әлеге максатларга Татарстанга 163,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Акча федераль бюджеттан финанслау нигезендә һәр ай ахырында түләнә.

Апрель өчен түләүләрнең күләме 71,2 миллион сум тәшкил итәчәк. Табиблар акчаны медицина оешмасында билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакытында алачак.

«Татар-информ» агентлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алуы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot