news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан төзелеш отрядлары Мәскәүдә узган Бөтенроссия слетында Кызыл байракка лаек булды
Бүген ТР делегациясе Мәскәүдән кайта. Анда Бөтенроссия студентлар төзелеш отрядлары слеты узды. Слет әлеге хәрәкәтнең 50 еллыгы уңаеннан үткәрелде
Скопировать ссылку
(Казан, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Бүген ТР делегациясе Мәскәүдән кайта. Анда Бөтенроссия студентлар төзелеш отрядлары слеты узды. Слет әлеге хәрәкәтнең 50 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Россия Президенты Дмитрий Медведев слетта катнашучыларга котлау телеграммасы юллады.
Слет чараларында хәрәкәтнең 6 меңнән артык активисты һәм ветераннары катнашты. Хәрәкәт оешуга 50 ел тулу уңаеннан Мәскәү дәүләт университеты территориясендә Ленин тауларында истәлек билгесе ачылды.
ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлар төзелеш отрядлары штабы җитәкчесе, республика штабы әгъзасы Лилия Тильдеева “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, Мәскәүдәге слетта Татарстанны Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков җитәкчелегендәге 40 кешедән торган делегация тәкъдим иткән. Татарстан делегациясе составына хәрәкәт ветераннары һәм республика шәһәр–районнары студентлар төзелеш отрядлары штабларының җитәкчеләре кергән.
Мәскәү дәүләт университеты китапханәсендә узган Россиянең иң яхшы студентлар хезмәт отрядларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан делегациясенә Кызыл байрак тапшырылды. Л.Тильдееваның сүзләренә караганда, 50 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы студентлар төзелеш отрядлары (һәр федераль округтан берәү) Кызыл байракка лаек була. Шунысы игътибарга лаек, Идел буе федераль округы студентлар төзелеш отрядлары штаблары арасында Кызыл байракка лаек булган Татарстан штабы иң яхшысы дип табыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2