news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан төзелеш объектларында ел башыннан 4 фаҗига булган

Министр Ирек Фәйзуллин районнарда җитештерүдә имгәнүләрне булдырмый калу юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәклеге турында әйтте.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин район башлыкларына эш урыннарында фаҗигале очракларны булдырмый калуга бәйле профилактика чараларын көчәйтергә кирәклеге турында әйтте. Әлеге мөрәҗәгать бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә яңгырады.

Видеоконференциядә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район һәм берәмлек, төбәкнең эре предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

“Ел бик уңышлы башланмады. 4 бәхетсез очрак. Ярый әле үлем-китемнәр юк. Төзелеш мәйданнарында күзәтчелекне киметкәнбез булып чыга", - диде Ирек Фәйзуллин. Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында эш вакытында имгәнү очраклары Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында, Чаллыда һәм Мәскәүгә барып эшләүче Татарстан компанияләре вәкилләре арасында булуы ачыкланган.

Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 267 тикшерү уздырылган, ачыкланган кимчелекләрне бетерү кирәклеге хакында 75 карар чыгарылган. “Татарстан Республикасы төзүчеләр бергәлеге” үзидарә оешмасы үз әгъзаларының эш шартларын тикшергән. Республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе кураторлары килешү буенча эшли торган объектларда хезмәт шартлары үтәлмәүгә карата 287 очракны теркәгән.

Министр ачыкланган кимчелекләрнең әлегә барысының да төзәтелеп бетмәве турында әйтте. “Эшне дәвам итүегезне һәм муниципаль комиссияләр эшчәнлеген активлаштыруыгызны сорыйм. Фаҗигале очраклар булган районнарга аеруча игътибар итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Ирек Фәйзуллин Татарстан муниципаль район һәм шәһәр җитәкчеләренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100