news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Төркмәнстанда чаңгы спорт–сәламәтләндерү комплексы төзиячәк

Бу хактагы карар бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең Төркмәнстанга эш сәфәре барышында кабул ителде

(Казан, 15 июнь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Төркмәнстанның “Аваза” милли туристлык зонасы территориясендә чаңгы спорт–сәламәтләндерү комплексы төзиячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хактагы карар бүген ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Төркмәнстанга рәсми сәфәре барышында кабул ителде.
Искәртеп узабыз, Татарстан делегациясе Төркмәнстанга ике көнлек эш визиты белән килде һәм анда “Аваза” милли туристлык зонасындагы шифаханә–курорт объектларының беренче чиратын ачуда катнаша. Бүген “Аваза” зонасы үсешенә инвестицияләр кертү турында карар кабул иткән чит ил компанияләренең тәкъдимнәре һәм яңа проектлары да тәкъдир ителде.
Тәкъдир итү төгәлләнгәннән соң Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов чаңгы спорт–сәламәтләндерү комплексы төзелешенә 18 гектар мәйданны биләгән җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы боерыкны имзалады. Әлеге инвестиция проекты Татарстан Республикасы тарафыннан кайбер төзелеш компанияләре (“КЭР–Холдинг” идарәче компаниясе) белән берлектә тәкъдим ителде. ТР Премьер–министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, “Аваза” туристлык зонасы территориясендә 18 гектар мәйданны биләгән җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы документ ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.



news_right_1
news_right_2
news_bot