Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы экспортлый
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә,
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн долларга күбрәк. Республика Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы җибәрә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70 процент чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.
Арпа Казахстанга, Иранга, Азәрбайҗанга җибәрелде, шепкән (рыжик) — Белоруссиягә, горчица Монголия, Польша, Германия һәм Чехиягә экспортланды. Ашлык эшләнмәләре һәм азык катнашмалары — Чехиягә, Польшага, Грециягә, Литва һәм Латвиягә. Карабодай ярмасы Белоруссиягә, Казахстанга, Грузиягә һәм Әрмәнстанга җибәрелде. Продукция тимер юл, су һәм автомобиль транспорты белән экспортланды.
Төяп җибәрелгән барлык продукция «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» (Россельхознадзор) карамагындагы «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУда экспортлана торган илләрнең таләпләренә туры килү-килмәүгә лаборатор экспертизалар узды, пробалар алынды. Карантин объектлары ачыкланмады. Партия продукцияләренең туры килмәве турында нотификацияләр булмады.
Чит илгә ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын чыгарганда «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан 2020 ел башыннан 182 мең тонна продукция тикшерелгән: 104 мең тонна бөртекле, кузаклы, майлы һәм техник культуралар һәм 78 мең тонна ашлык эшләнмәләре продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм башка карантин продукциясе, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз