news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Төркиягә каршы бер генә яман сүз дә әйтмәде - Разил Вәлиев

Депутат Россия һәм Төркия җитәкчеләре мөнәсәбәтләренең җайга салынуында Татарстан Президентының роле зур булуын билгеләп узды

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр бозылган чорга бәя биреп, Татарстанның төпле һәм эзлекле сәясәт алып барганлыгын белдерде. Бу хакта ул Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмачның консуллыкның 20 еллыгына багышлап оештырылган шәхси фотокүргәзмәсен тәкъдим иткәндә әйтте.

"Соңгы вакытта Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләре арасында бик күп сүзләр сөйләнеп, төрле фикерләр булды – яхшылары да, яманнары да. Әмма дә ләкин ярты елдан артык сынау чорында Татарстан Төркиягә каршы бер генә яман сүз дә әйтмәде", - диде ул.

“Безнең төрек халкы белән мөнәсәбәтләр гасырлар буена урнашкан, шуңа күрә аларны ниндидер аерым вакыйгалар гына бозарга тиеш түгел иде. Бездә туганлык, дипломатик мөнәсәбәтләр инде 20 ел гына түгел, бәлки 20 гасыр дәвам итәдер”, - дип белдерде Разил Вәлиев. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Россия һәм Төркия җитәкчеләре очрашып, уртак бер фикергә килеп, дуслыгыбыз яңадан ныгыган икән, монда, һичшиксез, Татарстан һәм аның Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. “Бу мөнәсәбәтләр яхшырганнан соң, иң беренчеләрдән булып, безнең Президентыбыз Төркия җитәкчелегенә котлауларын юллады”, - диде Разил Вәлиев.

Депутат фикеренчә, консуллыкның 20 еллык юбилеен фотокүргәзмә белән ачу – үзенә күрә зур вакыйга. “Бик күп фотографларның, фоторәссамнарның күргәзмәләрен күргәнем бар, әмма дә ләкин дипломат, Төркиянең Казандагы генераль консулы күргәзмәсен беренче тапкыр күрүем. Бу гади фоторәссам күргәзмәсе генә түгел, монда һәрнәрсәгә дипломатның карашы бар. Ярату, мәхәббәт күзе белән каралган сурәтләр бу. Әгәр дипломат коры дипломат кына булса, бу бер әйбер, әгәр дипломатның күңелендә сөю хисе ятса, бу бөтенләй башка нәрсә. Без Турхан Дилмачның татар халкына, Татарстанда яшәүче халыкка ихтирамын күрдек”, - дип Разил Вәлиев аңа моның өчен рәхмәтен җиткерде.

“Безнең бер-беребезне югалтып торган чаклар да булды. 70-80 ел совет чорында мөнәсәбәтләр сүлпән иде. Татарда шундый халык җыры бар: “Озак еллар күрешмәсәң, туганың да ят булыр” ди. Без һич кенә ят булырга теләмибез. Күрше хакы – Тәңре хакы дип тә әйтәләр. Россия белән Төркия, Татарстан белән Төркия – күршеләр генә түгел, туганнар да. Киләчәктә бу туганлыкны тагын да ныгытырбыз”, - дип тәмамлады Разил Вәлиев чыгышын.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100