news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан-Төркия дуслык җәмгыятенә 25 ел тулуга багышланган тантана узды

Төркиянең Татарстандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач чуваш телендә дә чыгыш ясады.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Казанда Төркиянең генераль консуллыгы бинасында "Татарстан – Төркия дуслык җәмгыяте" 25 еллыгы билгеләп үтелде. Тантанада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Кунаклар арасында җәмгыятьнең идарә рәисе Фирдүс Фәтхелисламов, Татарстан Республикасы Дәуләт Советы депутаты һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина катнашты.

Тантана Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр тарихын ачыклаган фотосурәтләрдән төзелгән видеоязма күрсәтүдән башланды. Төркиянең Татарстандагы Генераль консулы Турхан Дилмач чыгышын кунакларны сәламләү белән башланды. Шулай ук ул кунаклар арсында Татарстан да яшәүче чувашлар барлыгын әйтеп үтте һәм аларны чуваш телендә сәламләде. Ул сүзне 25 ел өчен ирешкән уңышлар турында сөйләп дәвам итте.

"Без соңгы 25 елда зур эшләр башкардык, аның күп мисаллары бар. Хәзер Татарстанда 10 төрек заводы эшли, аларның инвестицияларының бәясе 2 миллиард долларга якын. Алар салым түли һәм эш мөмкинлекләре тудыралар. Аннан соң югары сәяси дәрәҗәдә сәфәрләр күп оештырылды", – ди ул.

Шулай ук ул Төркия хисап министрының быел Казанга килүе һәм KazanSummit чараларында катнашуы көтелгәне хакында белдерде. Аның әйтүенчә, дуслык җәмгыятенең максатларның берсе – кардәш төрек һәм татар халыкларын якынлаштыру. "Бер-беребез хакында мәгълүматлар күбрәк булсын", – ди ул.

Тантана дәвамында кунакларга концерт тәкъдим ителде. Җырчылар төрек, татар һәм чуваш телендә җырлар башкарды.Концерт тәмамлангач төрек ашларыннан авыз иттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100