news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Төрки кино фестивалендә тугыз ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итә

Казанда 21 – 25 март көннәрендә Халыкара төрки кино фестивале үтә.

Татарстан Төрки кино фестивалендә тугыз ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Халыкара төрки кино фестивалендә моннан тугыз ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. “Без “Байгал” яисә “Мулла” дип уйлаган идек, ләкин әле алар өлгермәде, шуңа без искерәк фильмны алдык”, - дип аңлатты ул.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, кинофорум өчен республиканың иң яхшы фильмнары сайланган.

Мәгълүмат өчен. “Бибинур” фильмының сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссеры – Юрий Фетинг, продюсеры – Светлана Бохараева, композиторы – Радик Сәлимов. Төп рольне Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова башкарды. Ул әлеге фильмы өчен 2010 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приына лаек булган иде. Фирдәвес Әхтәмова 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100