news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тәҗрибәсендә парк һәм скверлар белән уңышлы эшнең биш принцибын әйттеләр

Тәкъдим итү Сочида инвестицион форум кысаларында «Уңайлы шәһәр икътисады» сессиясе вакытында узды.

Татарстан тәҗрибәсендә парк һәм скверлар белән уңышлы эшнең биш принцибын әйттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Виктория Елфимова). Рөстәм Миңнеханов һәм Наталия Фишман Сочидагы Россия инвестицион форумы кысаларында узучы «Уңайлы шәһәр икътисады» сессиясендә паркларны һәм скверларны уңышлы төзекләндерү буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Сочидагы инвестицион форумда үз презентациясендә Наталия Фишман парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча Татарстанның уңышлы проектларын тәкъдим итте. Зәй шәһәрендә Фәрдиев исемендәге парк, Казанда «Черек күл» паркы, Мөслим авылында «Аҗаган» ҖЧҖ балалар мәйданчыгы, Казанда Горки-Әмәт урманы һәм башка иҗтимагый киңлекләр булды.

«Иң мөһиме - без, чыннан да, кешеләр белән эшләргә тиеш, — диде Фишман. — Әгәр без аларны дөрес итеп җәлеп итмәсәк, без шул ук акчаларны сарыф итәчәкбез, әмма рәхмәт һәм канәгатьлек урынына (бу күпкә мөһимрәк тә) тискәре караш алачакбыз». Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе фикеренчә, архитекторлар профессиональ командасын булдыру эшнең мөһим принцибы булып тора. Спикер Казан командасын мисал итеп китерде — ул 35 яшькә кадәрге яшьләр.

«Компетентлы кешеләр үстерми торып, без беркайчан да яхшы объектлар эшли алмыйбыз», - дип белдерде спикер. Әлеге принципны, Фишман сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән: «Бу - җирле җитештерүчеләр белән эшләү. Уртача алганда, бу нәтиҗәне 35-40 процентка арзанайта».

Ул бүгенге көндә Татарстан Республикасында Россиянең 38 төбәге өчен эшләүче 76 җитештерүче бар дип белдерде. «Мин ышанам, бу чик түгел. Без моны аңлыйбыз, димәк, бездә барысы да тиз реконструкцияләнә, төзекләндерелә. Һәм без моның Татарстанда тоткан барлык акчалар да икътисадыбызны үстерүгә икәнлеген аңлыйбыз», - диде ул.

Дүртенче принцип белән ул бизнес белән хезмәттәшлекне, ә соңгы, бишенче принцип — алга таба иҗтимагый киңлекләр белән кем идарә итәчәген һәм аларны ничек тотачагын аңлау дип атады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100