news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тәрбиячеләренә уртача 20 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр

Республикада тәрбияче булып эшләргә теләүчеләр саны ике тапкыр арткан.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан тәрбиячеләренә уртача 20 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. HeadHunter сайты аналитиклары шундый нәтиҗә ясаган.

Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанның хезмәт базарында тәрбиячеләр өчен тәкъдимнәр саны 1,5 тапкыр, ә эш эзләүчеләр саны 2 тапкыр арткан, ди экспертлар.

Татарстан тәрбиячеләре эшкә урнашу өчен Казаннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Каманы сайлый. Эш эзләүчеләрнең өчтән бер өлеше бу шәһәрләргә күчеп килергә әзер.

18-30 яшьлек кешеләр арасында үткәрелгән сораштыру буенча, кандидатларның 60 проценты тәрбияче булып эшләргә тели. Эш эзләүчеләрнең 97 проценты – хатын-кызлар. Тәрбияче булып эшләргә теләүчеләрнең яртысыннан артыгының югары белеме бар.

Эш эзләүчеләрнең төп өлеше зур тәҗрибәле (35 проценты) яки, киресенчә, тәҗрибәсез (34 процент). Эш тәкъдим итүчеләргә 1-3 еллык тәҗрибәсе һәм тулы көн эшләргә әзер булган хезмәткәрләр кирәк.

Республикада тәрбияче булып эшләргә теләүчеләрнең хезмәт хакы буенча таләпләре эш бирүче тәкъдиме белән туры килә һәм 20 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстанның хезмәт базары буенча уртача хезмәт хакы – 38 мең 250 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot