Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан түрәләренә Саклык банкының Корпоратив университетында семинар үткәрелә
“Заманча менеджмент технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында файдалану” белем бирү семинарын ачуда Татарстан Президенты катнашты.
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәү өлкәсендә Россия Саклык банкының Корпоратив университетында “Заманча менеджмент технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында файдалану” белем бирү семинарына старт бирелде. Мәгълүм булганча, әлеге семинар Татарстанның дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр һәм башка җитәкче хезмәткәрләр өчен Татарстан Президены йөкләмәсе белән оештырылды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинарны ачып, Рөстәм Миңнеханов түрәләрне заманча шартларда укытуның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Россия Саклык банкының Корпоратив университетында уку яңа белемнәр үзләштерергә ярдәм итә.
Белем бирү семинары 2-4 декабрь көннәрендә уза. Анда Саклык банкының Идарә рәисе Герман Греф та яңа технологик трендлар һәм нәтиҗәле менеджмент модельләре турында лекция белән чыгыш ясады. Шулай ук лекторлар буларак Россия Президенты карамагындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары дәүләт идарәсе мәктәбе һәм Югары икътисад мәктәбе белгечләре дә чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз