Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан түрәләре салым һәм штрафлар буенча 2,5 миллион сум бурыч җыйган
Тикшерүләр барышында 166 вазифаи затның үз вәкаләтләрен тулысынча үтәмәүләре ачыкланган
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы прокуратурасы дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлек вәкиллекле органнарына сайланган затларның, муниципаль предприятиеләр җитәкчеләренең, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының салым һәм җыемнар, торак-коммуналь хезмәтләр, административ хокук бозган өчен түләүләрен тикшергән.
Тикшерүләр барышында 166 вазифаи затның үз вәкаләтләрен тулысынча үтәмәүләре ачыкланган. Аларның бурычларының гомуми суммасы 2,5 млн сум тәшкил иткән.
Прокурорлар ачыкланган хокук бозу фактлары буенча чаралар кабул иткән, аннары түрәләр бурычларын тулысынча түләгән.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы закон таләпләре үтәлешен күзәтү эшләре системалы рәвештә алып барыла һәм республика прокуратурасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Моның белән бәйле рәвештә, бу өлкәдәге вазгыять буенча даими мониторинг алып барыла, ә түрәләрнең салым, җыемнар, штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен һ.б. түләүләр буенча вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерүләр дәвам итәчәк, дип кисәтә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз