news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан түрәләре Идел буе федераль округында “иң ярлылар” рәтендә

Татарстан түрәләр саны буенча да округ лидерлары рәтенә керми

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дәүләт хезмәткәрләре хезмәт хакы буенча соңгы урыннарның берсен били. Татарстан шулай ук түрәләр саны буенча да округ лидерлары рәтенә керми. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
“Хәзер дәүләт хезмәткәрләренең эшчәнлелеге нәтиҗәсен күтәрү мәсьәләсе куела. Республика җитәкчелеге йөкләмәсе буенча “Нәтиҗәле хөкүмәт” проектын эшлибез, аның кысаларында һәр дәүләт хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе карала”, - дип белдерде министр.
Бу вәзгыятьне ТР Премьер-министры Илдар Халиков та шәрехләде. “Бездә дәүләт хезмәткәрләре саны аз булуга карамастан, бүген аларның хезмәт хакы да башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый түбән. Аларның табиб һәм укытучы кебек үк бюджет өлкәсе хезмәткәрләре икәнен аңлау зарур. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәт җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot