news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан төбәкләрнең инвестклимат рейтингында икенче урынны алды

Рейтингта беренче урынны Мәскәү били.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Стратегик инициатива (АСИ) агентлыгының инвестицион климат рейтингында икенче урында урнашты. Бу хакта АСИ башлыгы Светлана Чупшевага сылтама белән ТАСС яза.

Рейтингта беренче урынны традиция буларак Мәскәү яулады. Шулай ук беренче өчлеккә Тула өлкәсе дә кергән, элек ул алтынчы урында иде.

Россия төбәкләрендәге инвестицион климат рейтингын Стратегик инициатива агентлыгы ел саен уздыра. Аның максаты — бизнес һәм иң яхшы практикларны ачыклау өчен уңайлы шартлар тудыруда төбәк хакимияте органнарының еллык казанышларын бәяләү. Административ процедураларның тизлеге һәм җиңеллеге бәя бирү өчен төп параметрлар булып тора. Мәсәлән, төзелешкә рөхсәт бирү, шулай ук шәхси милек хокукын теркәү.

news_right_1
news_right_2
news_bot