news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзенә, манарасына һәм ярымаена акча бүлеп бирде

Мәчет хәзрәте изге Рамазан аенда башкарылган изге эшләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан җиделәтә кабул ителүен әйткән.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Татарстан Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзенә, манарасына һәм ярымаена акча бүлеп бирде. Бу хакта 17 майда Сызраньда мәчет төзелеше буенча киңәйтелгән киңәшмәдә имам-мөхтәсиб Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев әйткән, дип яза Самара татарлары сайты.

Җыелышта эшмәкәрләр, мөселман җәмгыяте активистлары, шулай ук аксакаллар катнашкан. 

Төзелеш җитәкчесе — прораб Раил Абушаев төзелеш эшләре белән таныштырган. Татарстаннан кергән акчаның нәкъ менә мәчет гөмбәзенә, манарасына һәм ярымаена җитәчәген әйткән. Татарстанлылардан бу зур бүләк дигән. Мәчет эшендә безгә, Сызрань халкына да, шактый тырышасы бар, дип җиткергән төзелеш җитәкчесе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot