news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сырхауханәләрендә табиблар басма рецептлар бирүгә күчә

"Тиздән табибларның таный алмаслык язуларын укып утырырга туры килмәячәк", - дип белдерә Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Пациентның электрон медицина картасы гамәлгә кертелгәч, табибларның аңлаешсыз язылган хәрефләрен "чүпләп утыруның" кирәге калмаячак. Бу хакта Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев белдерде.

“Кеше сәламәтлеге турындагы бар мәгълүмат та “Сәламәтлек саклау” электрон дәүләт мәгълүмати системасына кертелү амбулатор картаны кулдан тутырудан тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Пациентны кабул итү турында язулар принтер аша чыгарылып, картага ябыштырылачак. Без бүген басма рецептларга да күчәбез. Киләсе этап – “Татарстан Республикасында яшәүченең электрон медицина картасы” гамәлгә кертелгәч, электрон вариантка күчү. Бу пациентка табибның язуларын аңлау проблемасы белән очрашмаска мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде Илнур Хәлфиев.

Ул бүген сынау рәвешендә басма рецептлар Казандагы берничә сырхауханәдә бирелүен әйтеп, 2017 елда бу эшнең тулы куәтендә барлык сырхауханәләрдә дә алып барылачагына ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot