Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сыйфат билгеләре саны буенча алдынгы 5 төбәк арасына керде
Дәүләт сыйфаты билгесе бирелгән товарлар саны буенча Татарстан Россиянең алдынгы биш төбәге арасына керде. Республикада шушындый 13 товар бар, дип хәбәр итә Россия сыйфат системасының матбугат хезмәте.
Рейтингта беренче-дүртенче урыннарны Мәскәү өлкәсе (36 сыйфат билгесе), Краснодар крае (30), Белгород өлкәсе (20) һәм Мәскәү (14) алган.
Татарстаннан соң, бишенче урыннан унынчы урынга кадәр позицияләрдә Түбән Новгород өлкәсе (11 сыйфат билгесе), Чиләбе (10), Брянск (9) һәм Свердловск (8) өлкәләре, шулай ук Удмуртия Республикасы (7) урнашкан.
Россия сыйфат билгесе алган товарлар «веер» тикшеренүләре узган. Сәүдә нокталарында сатып алынган продукция исемсезләндерелә һәм илнең иң яхшы лабораторияләрендә гамәлдәге сыйфат стандартларына һәм илдәге сыйфат системасының алдынгы стандартларына туры килүгә тикшерелә, дип ышандыралар Роскачествода.
«Веер» тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча гамәлдәге сыйфат стандартларына, Роскачествоның алдынгы стандартларына (иң югары чиктәге стандартлар һәм ГОСТтан югары) һәм җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе (кимендә 90 процент булырга тиеш) таләпләренә туры килгән товарларга Россия сыйфат билгесе бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз