Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Суриков институтының Казан филиалын финанслауны дәвам итәчәк – Ирада Әюпова
ТР Мәдәният министрлыгы В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалының ябылу ихтималын инкарь итә
(Казан,14 ноябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Татарстан Суриков институтының Казан филиалын финанслауны дәвам итәчәк һәм аңа оештыру ягыннан ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта кичә журналистларга интервьюсында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова белдерде.
Мондый игълан, Казанның берничә массакүләм мәгълүмат чараларында, федераль структуралар тарафыннан финанслау булмаганлыктан, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалының ябылырга мөмкинлеге турындагы мәгълүмат пәйда булуы нисбәтеннән ясалды.
Искәртеп узабыз, Суриков институтының Казан филиалы 2007 нче елда Россия сәнгать академиясе, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институты, ТР Хөкүмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгы арасында төзелгән килешү нигезендә эшли башлады. 2008 нче елдан әлеге проект тулысынча республика бюджетыннан финанслана.
“Республика бюджетыннан финанслау бүген дә дәвам иттерелә, ул беркайчан да туктатылмады, гәрчә бу учреждениене, чынлыкта, гамәлгә куючысы федераль структура – Суриков институты булса да. Дүрт яклы килешү вакыты 2012 нче елда гамәлдән чыкты, әмма, Казан филиалының эшен туктатмау өчен, килешү озайтылган. 2014 нче елның 30 июненә кадәр Татарстан учреждение эшчәнлеген финанслауны дәвам иттерәчәк, дигән карар кабул ителде. Әгәр дә алга таба Суриков институты федераль дәрәҗәдә финанслау һәм әлеге учреждениенең статусын легитимлаштыру чараларын күрмәсә, финанслау туктатылачак”, – дип хәбәр итте Ирада Әюпова.
Агымдагы елда Суриков институтының Казандагы филиалы республика тарафыннан 11,1 млн сум күләмендә финансланды. Бүген ТР Министрлар Кабинетының Суриков институтының Казандагы филиалына финанс елын тәмамлау өчен өстәмә 2,8 млн сум акча бүлеп бирү турындагы фәрманы чыкты. “Хәзер 2015 нче елга да акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә”, - дип белдерде Ирада Әюпова.
Министрның беренче урынбасары шулай ук Казан ММЧларында, Суриков институның Казан филиалы мөгаллимнәре хезмәт хакын алмаган ,дигән мәгълүматын да инкарь итте. “11 нче ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, учреждениенең бюджет счетларында 900 мең сум акча һәм бюджеттан тыш эшчәнлектән 300 мең сумга якын акчасы булган”, - дип хәбәр итте ул.
Учреждениедә 69 студент исәпләнә, учреждение хезмәткәрләренең штатта саны да 69 берәмлек булган. Аларның 18е – профессор-мөгаллимнәр, 51е – административ-идарә һәм хуҗалык итүче персонал. 1 нче октябрьгә штат берәмлеге саны 66 кеше булган.
“Хәзер штат санын үтәлүче дәүләт биреме күләменә тәңгәлләштерү буенча эш башкарыла”, - диде Ирада Әюпова. Ул шулай ук Мәскәү институтының Казан филиалында белем алучылар укуларын тәмамлап, диплом ала алачагын ассызыклады.
Аның сүзләренчә, проблема тагын шунда ки: бүгенгә филиалның федераль дәрәҗәдә эшчәнлеген регламентлаучы документлар юк. “Без хәзерге вакытта декабрь аена Анатолий Любавин (В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институты ректоры – “Т-И” искәрмәсе) белән очрашырга планлаштырабыз. Анда килешү партнеры буларак Суркив институтының үзенә алган җаваплылык йөкләмәләрен үтәве перспективалары хакында фикер алышырга җыенабыз”, - диде Ирада Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз