news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сулыкларының үзләштерелмәгән яр буйлары туристлар өчен тәртипкә китереләчәк

«Безнең максат – сыйфатлы инфраструктура булдыру һәм ял итүчеләрнең, кайда килсәләр, шунда икътисадка өлеш кертүе», - диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Татарстан сулыкларының үзләштерелмәгән яр буйлары туристлар өчен тәртипкә китереләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда экологиягә зыян китермичә генә яңа туристлык нокталары ачу мөмкинлеге булган урыннар җитәрлек. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бездә яр буйлары әле бик начар үзләштерелгән, бу җәһәттән Татарстан территориясе туристларга ачылмаган диярлек. Безнең максат — сыйфатлы инфраструктура булдыру һәм ял итүчеләрнең, кайда килсәләр, шунда икътисадка өлеш кертүе», — диде Иванов.

Республикада туристлар өчен тиешле инфраструктура булмауга бәйле вазгыять белән еш очрашырга мөмкин. Алар үзләре артыннан чүп тә калдыра, моңа исә җирле халык риза булмаячак.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне — 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100