news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сулыкларында куркыныч участокларның картасы чыкты

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балык тотарга яратучылар өчен 28 мартка булган мәгълүматлар буенча куркыныч участоклар картасын төзегәннәр.

Татарстанның зур сулыкларында элеккечә тоташ бозлыклар күзәтелә, әмма тиз агымлы елгаларда ерганаклы, су катмаган ачык урынлы һәм нык булмаган бозлы куркыныч урыннар арта бара, дип кисәтәләр министрлыкта.

Боз үзенең калынлыгын һәм ышанычын бик тиз югалта, бигрәк тә үзәндә һәм яр буйларында. Шулай ук су агып төшә торган участокларда да куркыныч. Балыкчылар һәм җәяүлеләр өчен бозга чыгу өчен иң куркыныч урыннар карталарда билгеләнгән.

Боз калынлыгы буенча мәгълүматлар ведомство сайтында тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100