news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сулыкларында фаҗигале очраклар кимегән

Ел башыннан республикада сулыкларда 83 фаҗига теркәлгән, 65 кеше, шул исәптән, 5 бала һәлак булган, 44се, шул исәптән, 2 бала коткарылган.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сулыкларда фаҗигале очраклар, узган ел белән чагыштырганда, якынча 30 процентка кимегән. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында сулыкларның боз белән каплану чорында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган брифингта билгеле булды.

“Тулаем алганда, ел башыннан республикада сулыкларда 83 фаҗига теркәлгән, 65 кеше, шул исәптән, 5 бала һәлак булды, 44се, шул исәптән, 2 бала коткарылды. Былтыр 121 һәлакәт теркәлгән, 94 кеше, шул исәптән, 6 баланың гомере өзелде. 57 кеше, шул исәптән, 9 бала коткарылды”, - дип әйтте Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов.

Быел көзен 16 фаҗига булган, 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. 4 кеше коткарылган. Быел сулыкларда булган һәлакәтләрдә өч кеше көймә әйләнеп каплану сәбәпле үлгән, тугыз кеше яр буеннан егылып төшкән, бала су янында караучысыз булган.  

Дәүләт инспекторы бала үлеме белән бәйле соңгы очрак Чаллыда ЗЯБ бистәсендә булганын искәртте. 2 ноябрь көнне 6 яшьлек бала юка боз катламына кергән һәм су астына китеп үлгән.

Юрий Венедиктов кышын Кабан күлендә дә җәяүлеләргә һәм чаңгычыларга йөрү куркыныч булуын искәртеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100