news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сулыкларында боз кату чорында өч елда 24 кеше батып үлгән

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, үлем очракларының төп сәбәбе юка бозга чыгу, дип белдерә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан сулыкларында боз кату чорында өч елда 24 кеше батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Кече суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Сулыкларда батып үлгән 24 кешенең 16сы бозга җәяү кергән, бишесе автомобиль белән боз астына төшеп киткән. Бу чорда Татарстан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 235 кешене коткарган.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, бозның калынлыгы 7 см булмыйча анда керергә киңәш ителми.

“6 ноябрьдә мобиль патруль төркемнәре эшли башлый. Аларның төп максаты – боз калынлыгын тикшерү, боз кичүләренә керүчеләрне ачыклау, тыю билгеләре урнаштыру”, - дип сөйләде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot