Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан сукбай хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтү буенча закон проекты әзерләгән
«Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты сукбай хайваннар белән эш итүгә кагыла.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында инициатива әзерләгән. Закон проекты парламент утырышында каралачак.
«Соңгы вакытта Татарстанда, тулаем Россиядә сукбай хайваннар саны арта. Кешеләр усал этләр көтүенә зарлана. Сукбай хайваннар санын киметү өчен урамда йөрүләренең сәбәпләрен бетерергә кирәк», — диде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев бүгенге утырышта.
Аның сүзләренчә, еш кына этләр шәһәр һәм төрле торак пунктларда иректә хуҗаларының вемсызлыгы аркасында йөри. Моңа бәйле рәвештә, 498 Федераль законның 13 нче маддәсенә хайваннарны мәҗбүри теркәү кагыйдәсен кертү тәкъдим ителә, бу югалган хайваннарны хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Теркәү тәртибен билгеләү вәкаләтләрен РФ Хөкүмәтенә йөкләү тәкъдим ителә.
Хуҗалар этләрен һәрвакытта да пөхтәлектә тотмаганлыктан, күп фатирлы йортларда чисталыкка да зыян килә. Хайваннар асраучылар санитария кагыйдәләрен үтәсен өчен, 498 маддәнең 5 нче маддәсендә фатирда тотарга яраклы хайваннар саны нормативын билгеләү тәкъдим ителә. Җирле үзидарә органы рөхсәт иткән урыннардан кала, башка җирдә этләрне муенчаксыз һәм борынчыксыз йөртмәскә дигән тәкъдим бар.
«498 законның 18 маддәсе буенча, хуҗасыз йөрүче хайваннар тикшерелгәч, баштагы урынына кайтарылырга тиеш, ләкин балаларга, авыру пациентларга куркынычы булганлыктан, этләрне балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар уен мәйданчыклары, хастаханәләр территорияләренә кире кайтаруны тыю тәкъдим ителә», — диде Азат Хамаев.
Хайваннарга яки кешегә карата сәбәпсез өргән, ташланырга торган этләрдән кала, салдырылмый яки юылмый торган тамгалы хайваннарны тотарга тиеш түгел. Котыруны кисәтү өчен, закон проекты буенча, 498 нче закон проектының 18 маддәсеннән юылмый торган тамгалы хайваннарны тотарга ярамауны күздә тоткан нигезләмәсен чыгару тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз