Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан” судносы һәлакәткә очраган “Ирина” экипажын Көньяк Курильск ярына китергән, ләкин портка керә алмый
Бортында аерым савытларда ныклап ябылган 150 тонна нефть продуктлары булган “Ирина” судносына “Суворовец” коткару буксиры килгән
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Тын океанда һәлакәткә очраган “Ирина” рефрижераторына беренче булып ярдәмгә килгән һәм 19 кешелек экипажын бортына алып коткарган “Татарстан” судносы Көньяк Курильск портына керү өчен, рейдта һава торышы яхшыруын көтеп тора.
Шул хакта “Интерфакс-Ерак Көнчыгыш”ка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ерак Көнчыгыш төбәгендәге үзәге матбугат хезмәтеннән Екатерина Потворова хәбәр иткән.
Бортында аерым савытларда ныклап ябылган 150 тонна нефть продуктлары булган “Ирина” судносына “Суворовец” коткару буксиры килгән, “Атлас” буксиры килеп җитүе көтелә. Һәлакәт булган урында әле дә булса давыл: җил секундына 20 метрга, дулкын биеклеге 2 метрга кадәр җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз