news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан судларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр игълан ителәчәк

Аннары республика судьяларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе уздырылачак

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 24 февраль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Югары судында республика судларының узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр игълан ителәчәк.

 

Шул уңайдан уздырыласы матбугат конференциясенә журналистлар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирер өчен ТР Югары суды рәисе урынбасарлары Илгиз Гыйлаҗев белән Марат Хәйруллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Сәлахов, шулай ук ТР  Юстиция министрлыгыннан вәкил киләчәк.    

 

ТР Югары судыннан алынган мәгълүмат буенча, республика судьяларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе 25 февральда “Гранд Отель Казань” кунакханә комплексында булачак. Анда ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Сәлахов доклад белән чыгар дип планлаштырылган. Киңәшмәдә ТР Президенты вәкаләтләре бирелгән ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

 

Киңәшмә соңында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республиканың суд системасы эшчәнлеген әйбәт итеп яктырту буенча игълан ителгән иҗади конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак.   

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot