news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан суд приставлары алимент буенча 7 млн 770 мең сум бурыч түләткән

Татарстанда алимент буенча бурычларны түләтү нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан акция үткәрелде.

Татарстан суд приставлары алимент буенча 7 млн 770 мең сум бурыч түләткән
Султан Исхаков

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Бала турында исеңә төшер – алимент түлә” (“Вспомни о ребенке – заплати алименты”) акциясе барышында Татарстан суд приставлары ике атна эчендә алимент буенча 7 млн 770 мең сум бурыч түләткән. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан баш приставы урынбасары Әнвәр Закиров хәбәр итте.

Акция алимент буенча бурычларны түләтү нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә.

Әнвәр Закиров акциянең 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итүен әйтте. “Суд приставлары акция кысаларында алимент буенча бурычны түләтү нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан төрле чаралар комплексы башкарды. Ике атна эчендә алар, алимент буенча бурычны каплау өчен, бурычлы кешеләр мөлкәтенә арест салдылар. Шулай ук машина йөрту таныклыгын алу һәм хезмәт хакы күләмен киметү очраклары да булды. Кайбер ата-ананы чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм иттеләр", - диде ул.

Хәзерге вакытта 21 мең эш карала. "Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе алимент буенча бурычны түләтү нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үз эшләрен дәвам итәчәк”, - диде Татарстан баш приставы урынбасары Әнвәр Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100