Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан студенты Югары технологияләр чемпионатында икенче урын яулады
Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев Югары технологияләр чемпионатында икенче урынга лаек булды. Ярышлар Мәскәү өлкәсендәге Раменское шәһәре көллиятендә «Очкыч аппаратының борт техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Чемпионатның төбәкара этабында Россиянең 10 төбәгеннән килгән студентлар катнашты. Беренче урынны Мәскәүдән Александр Павлухин яулады, ә өченче урынга Ульяновск өлкәсеннән Никита Гончаров лаек булды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Чемпионатта студентлар авиация төзелеше өлкәсендәге һөнәри осталыкларын күрсәткән. Катнашучылар борт электр бәйләнешләрен ясау һәм монтажлау, очкыч аппаратларының радиоэлектрон җиһазларын диагностикалау һәм ремонтлау буенча биремнәр үтәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз