news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студентларының стипендиясе арттырылды

Татарстан студентларының стипендиясе арттырылды

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинетының 1 сентябрь Карары нигезендә, Татарстан башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреҗдиеләре студентлары һәм укучыларының стипендия күләме арттырылган.

Шулай итеп, 1 сентябрьдән көндезге бүлекләрдә укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алучы югары һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләре студентлары 900 сум стипендия ала.

Көндезге бүлекләрдә укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алучы югары һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләре студентлары рәтендә булган I һәм II группа инвалид, ятим һәм ата-аналар назыннан мәхрүм калган студентлар өчен стипендия күләме 1350 сум тәшкил итәчәк.

Көндезге бүлекләрдә укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алучы урта һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләре студентлары һәм шулай ук көндезге бүлекләрдә укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алучы башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләре студентларына (туклану белән тәэмин ителмәүче) 315 сум күләмендә стипендия бирелә.

Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләренә укучы инвалид, ятим һәм ата-аналар назыннан мәхрүм калганнар хәзер 473 сум күләмендә стипендия алып укыячак.

Көндезге бүлекләрдә укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алучы урта башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт башлап 225 сум күләмендә стипендия билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot