news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентларының хезмәт отряды хәрәкәтенә 55 ел тула

Шул уңайдан рәссам, архитектор, дизайнерлар арасында төп бүләге 300 мең сумлык бәйге игълан ителде.

Татарстан студентларының хезмәт отряды хәрәкәтенә 55 ел тула
Александр Эшкинин

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отряды хәрәкәтенә 2018 елда 55 ел тула. Яңарыш чорында, 2001 елдан алып 2017 елга кадәр хезмәт отрядларында ТРның югары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы 135 мең студент эшләгән. Бу хакта “Татар-информ”га Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте. “Студентлар төзелеш отрядлары тырышлыгы белән төзелгән төрле объектлар бүгенгә кадәр Татарстан район-шәһәрләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә бар”, – диде ул.

Студентлар хезмәт отряды оешуга 55 ел тулу уңаеннан,ТР сәнгать осталары - архитектор, рәссам, дизайнерлар арасында Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен чагылдырган иң яхшы эскиз, стела яки һәйкәл макеты ясауга бәйге игълан ителгән.

Бәйгенең максаты - шәһәрнең эчке матурлыгына өлеш кертүче иң уңышлы эшне сайлау. Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң югары балл җыйган эш Казанның Декабристлар һәм Комсомольская урамнары кисешкән яшьләр скверында урын алачак.

Конкурста авторлык коллективлары, һөнәри рәссам, архитектор, дизайнерлар, башка кызыксынучы затлар, студентлар, аспирантлар катнаша ала. Төп бүләк – 300 мең сум күләмендәге премия.

Конкурска эшләрне 2018 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кирәк.
Бәйге шартлары нигезләмәсе белән ТР Студентлар хезмәт отрядлары үзәге сайтында танышырга мөмкин.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядлары (элек – төзелеш отрядлары) хәрәкәте оешуның тарихы алданрак - 1959 елдан ук языла башлый. Ул чакта М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының 500дән артык студенты Төньяк Казакъстан өлкәсенә чирәм җирләрне торгызу, төзелеш эшләренә оешкан төстә китә, аларга башка зур калаларның студент яшьләре кушыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100