Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан студентларына җәмәгать транспортында йөрү өчен өстәмә ташлама кертергә җыеналар
Татарстанда «бик яхшы» билгеләренә укучы студентлар өчен транспорт гранты бар. Шулай ук хәзерге вакытта җәмәгать транспортында йөрү бәясен укучылар өчен 31 сумнан 21 сумга кадәр киметү проекты эшләнә. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов туры эфир вакытында хәбәр итте.
«Бүген студентлар өчен җәмәгать транспортында йөрү 31 сум тора. Хәзер без аны, 21 сум тәшкил итсен өчен, бәяне өчтән бер өлешкә ничек киметеп булу мөмкинлекләрен уйлыйбыз», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, әлегә проект эшләнү стадиясендә. Дәүләт бу мәсьәләдә коммерцияле партнерлык яки студентлар кешбэгы вариантларын карый. Бу проектның ничек тормышка ашырылачагын яңа уку елы башланганчы ачыкланырга тиеш, дип нәтиҗә ясады Сөләйманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз