Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан студентларын «Сүз - бездә» медиа-мәктәбендә катнашырга чакыралар
Татарстанда республика мәгариф оешмаларында информацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче студентларны укытуга юнәлдерелгән «Сүз - бездә» медиа-мәктәбе узачак. Гаризаны 21 октябрьгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин. Проектның турында тулы мәгълүмат ВКонтакте төркемендә урнаштырылган.
«Сүз - бездә» республика медиа-мәктәбе – республика һәм Россия медиаиндустриясе экспертлары белән гамәли һәм теоретик дәресләрнең белем бирү циклы, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Аның максаты – һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру; медиа өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм белем алу; журналистика өлкәсендә күнекмәләрне арттыру; фото һәм видеога төшерергә, социаль челтәрләрдә эш итәргә, график дизайнны кулланырга өйрәнү; мәгариф оешмаларында укучы студентлар арасында медиа-үзәкләр оештыру.
Быел дәресләр алты юнәлеш буенча узачак: фото мәктәбе, видеопродакшен мәктәбе, күчереп язу һәм журналистика мәктәбе, график дизайн мәктәбе, медиаменеджмент мәктәбе, digital-маркетинг мәктәбе һәм SMM.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз