news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары цифрлы икътисад серләренә төшенә алачак

Барлыгы 25 юнәлеш буенча укыту ниятләнә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2024 елга Татарстанда югары һәм махсус урта уку йортларының 10 меңнән артык студентын, шулай ук 13 меңгә якын эшкә сәләтле халыкны цифрлы икътисад компетенцияләренә өйрәтәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

Аның сүзләренчә, барлыгы 25 юнәлеш буенча укыту ниятләнә. Веб-дизайн, компьютер уеннары, мультимедияле кушымталар эшләү, интернет-маркетинг һәм башкалар.

«Төп максат — төбәк паспорты нигезендә, цифрлы икътисад компетенцияләре буенча яңадан укыту хисабына югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Цифрлы икътисад өчен кадрлар — программистлар һәм инженерлар гына түгел, бу белемнәр табибтан башлап, авыл хуҗалыгы хезмәткәренә кадәр булырга тиеш», — дип саный Айрат Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100