news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары Ставропольдә узган «Россия студентлар язы» җиңүчесе булды

Татарстан Ставропольдә узган «Россия студентлар язы» III Бөтенроссия фестивалендә гомуми зачетта беренче һәм «Төбәк программасы» юнәлешендә өченче урынны яулады. Фестивальдә Россиянең 70 төбәгеннән ике мең студент катнашты, дип яза «Татар-информ».

Татарстаннан 14 урта махсус белем бирү учреждениесенең 89 студенты чыгыш ясады. Алар ун юнәлештә үзләрен күрсәтте: «Театр», «Вокал», «Инструменталь», «Арт», «Медиа», «Видео», «Төбәк программасы», «Оригиналь жанр», «Мода», «Бию».

«Россия студентлар язы» фестивале студентларның иҗади үсешенә ярдәм итә, дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Татарстан урта махсус белем бирү учреждениеләрендә 90 меңнән артык студент белем ала. Республикабыз студентлары ел саен фестивальгә әзерләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу – студентлар, остазлар, уку йортларының уртак җиңүе», - дип ассызыклады министр.

Республика Ставропольдә узган «Россия студентлар язы»нда 18 призлы урын яулады. «Безнең өчен бу яхшы нәтиҗәләр – 18 призер һәм номинацияләрдә җиңүләр, вокал юнәлешендә бер гран-при, гомумкоманда белән беренче урын һәм төбәк программасында өченче урын», – диде ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Конкурста җиңүчеләр турында мәгълүмат ТР Яшьләр министрлыгы сайтында чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100