news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студентлары Росссия Хөкүмәте стипендиатлары булды

Яңа уку елында Казан (Идел буе) федераль университетының 31 студенты Росссия Хөкүмәтеннән ярдәм алачак.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университетының 31 студенты һәм магистранты Росссия Хөкүмәте стипендиатлары булды. Тиешле мәгълүмат югары уку йорты сайтында урнаштырылган.

Укучылар 2018-2019 уку елының беренче семестрында стипендияне Россия икътисады модернизациясе һәм технологик үсеше өстенлекле юнәлешендә алачак. Айлык стипендия күләме биш мең сум булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot