Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан студентлары күрке – 2016” бәйгесенең җиңүчесе 25 ноябрьдә билгеле булачак
Финалга кадәр кызларны сәхнә осталыгына, подиумда йөрергә, сөйләргә өйрәтәләр, алар белән шоуга номерлар әзерлиләр.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). “Татарстан студентлары күрке – 2016” бәйгесенең җиңүчесе исеме 25 ноябрьдә Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында билгеле булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат очрашуында “Казан яшьләре” иҗтимагый оешма рәисе вазифаларын башкаручы Кадрия Бугрова әйтте.
18-25 яшьләрдә, 170 см озынлыкта, 75 кг кадәр авырлыкта, соңгы ике семестр урта билгесе 4 ким түгел – бу бәйге оештыручылар билгеләгән җиңүгә дәгъва итүче кызлар өчен шартлар.
“Быел бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Казаннан башка, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Зәй кызлары да заявкалар җибәргәннәр иде. Беренче этапта 87 кызның үзләрен тотышы, сөйләмнәрен тикшергәннән соң, 36 кызны сайлап алдык. Икенче этапта 13 ноябрьдә яшьләрнең актерлык осталыклары, сәхнәдә үзләрен тотулары тәкъдим ителде, нәтиҗәдә тагын 18 кыз сайлап алынды. Хәзер алар финалда чыгыш ясарга әзерләнәләр”, - диде Кадрия Бугрова.
Финалга кадәр кызларны сәхнә осталыгына, подиумнан йөрергә, сөйләргә өйрәтәләр, алар белән шоуга номерлар әзерлиләр. Шулай ук кызларга ГТО нормаларын үтәргә дә туры киләчәк. Болар барсы өчен баллар билгеләнә.

“Татарстан студентлары күрке 2016” бәйгесендә җиңүчегә таҗ, титул, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылачак, шулай ук Татарстан данын Россия күләмендә яклау мөмкинлеге дә биреләчәк”, - диде “Казан яшьләре” оешмасы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Искә төшерәбез: “Татарстан студентлары күрке -2015” Диләрә Ялалтынова бу көннәрдә “Россия студентлары миссы – 2016” Х Россиякүләм бәйгесендә “”Нәзакәтлек миссы” исемен яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз