Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан студентлары иҗади тормыш казанында кайный башлый
“Татарстан Республикасы Студентлар язы-2015” V Республика студентлар иҗаты фестивале башлана
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 8 нче апрельдән Татарстанның югары уку йортларында күңелле тормыш гөрли башлаячак. Быел Казанда “Студентлар язы” сезоны 21 нче тапкыр ачыла. Ә республика күләмендә фестиваль буларак ул 5 нче мәртәбә үткәрелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде. “Татарстан Республикасы Студентлар язы-2015” V Республика студентлар иҗаты фестивале турында журналистларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов, “ТР Студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәр һәм республикакүләм чараларның режиссеры һәм сәхнәгә куючысы Михаил Волконадский сөйләде.
Традиция буенча, фестивальнең призерлары һәм Гран-при ияләре “кече һәм “олы” вузлар төркемнәре буенча билгеләнәчәк. Ел саен фестиваль республиканың студентлар тормышына җанлылык кертә торган чара булып санала. Матбугат конференциясендә катнашучылар әйтүенчә, Татарстанда белем алучы 152 мең студент та фестивальгә турыдан-турымы, әллә читтәнме - барыбер өлешен кертә. Ел саен югары уку йортларында фестиваль хәрәкәтендә 8 меңнән артык кеше катнаша. Быел “Музыка”, “хореография”, “театр”, “оригиналь жанр”, “журналистика”, “интеллектуаль яз” юнәлешләре буенча 2500 ләп студент көч сынашачак. Сайлап алу этаплары 1-3 май көннәрендә Казанның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узачак. Гала-концерт 5 нче майга билгеләнгән. Республикакүләм фестивальдә иң уңышлы чыгыш ясаган талант ияләре 15-20 май көннәрендә Владивостокта узачак “Россия Студентлар язы-2015” фестиваленә юл тотачак.
Искәртеп узыйк: Татарстан студентларының бөтенроссия фестивалендә катнашу нәтиҗәләре горурланырлык. 2014 нче елда республика командасы Тольятти шәһәрендә үткән Россия студентлар язында гомумкоманда зачетында беренче урынга лаек булып, 2013 нче елда Ульяновскидагы олы җиңүне кабатлады.
Татарстанда Студентлар язы фестивалендә тәүге чыгыш Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалыныкы булачак. Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, традиция буларак, вузларның иҗади программалары чорына старт бирүчегә тантаналы төстә ачылыш кубогы – Казандагы фестивальнең алыштыргысыз символын гәүдәләндергән мәче рәвешендәге сын тапшырылачак.
Владислав Усанов фестивальнең республика дәрәҗәсендә 5 ел элек ТР Президенты карары нигезендә уздырыла башлаганын шәрехләп үтте. Бу карар Студентлар конгрессында кабул ителгән.
“Быелгы фестивальдә студентлар чыгышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына басым ясалачак. Вузларга шундый бурычлар куелды”, - дип белдерде Элькин Искәндәров. Михаил Волконадский аның фикерен җөпләп, студентларның чыгышлары һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булыр, дигән өметтә калды. “Быел студентларга сәхнәдән сугышның михнәтен, ачысын, газабын, Җиңү китергән шатлык хисләрен җиткерү мөмкинлеге бирелә. Гала-концерт та әнә шул хисләр белән сугарылган булачак”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз