news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле
https://tatar-congress.org/

Бүген Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды.

Республика бәйгесендә Гран-прига Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студенты Эльвина Фарисова лаек дип табылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова аңа «Татар кызы» бәйгесенең символы – күчмә калфакны тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Беренче урында – Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Илсөя Зәкәрова.

«Хисле кыз» номинациясендә Буа ветеринария техникумы студенты Әдилә Хәйбуллина;

«Ихлас кыз» номинациясендә Яшел Үзән механика көллияте студенты Алия Хәйруллина,

«Ягымлы кыз» номинациясендә Казан төзелеш көллияте студенты Ләйсән Гарифуллина,

«Ялкынлы кыз» номинациясендә Казан педагогия көллияте студенты Ясминә Гыйләҗева һ. б.

Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында булды. Әлеге бәйге 2013 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә ел саен уза.

Финалда «Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә» (визит карточкасы), «Белем – йозак, ачкычы – сорау» (интеллектуаль конкурс), «Милли татар киеме – айчык бизәү», иҗади конкурс, «дефиле» бәйгеләре булды.

«Шунысы куандыра: кызларның барысы да татар телендә иркен сөйләшәләр, татар халык җырларын һәм биюләрен яратып башкардылар. Бәйгедә үзләренең көчләрен сынаган барлык кызларга да дипломнар, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100