news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары 6 майдан дистанцион укуны дәвам итәчәк

Мәктәп укучылары 11 майга кадәр ял итә.

Татарстан студентлары 6 майдан дистанцион укуны дәвам итәчәк
Рамил Гали

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары студентлары 6, 7 һәм 8 майда дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Студентлар 1-5 майда укымыйлар, шулай ук алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.

Моннан тыш, 6,7 һәм 8 майда балалар бакчаларында кизү группалар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100