Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин
Актив студент тормышы алып барган Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, транспорт грантына бюджет нигезендә белем алучы студентлар гына түгел, ә коммерция нигезендә белем алучы студентлар да гариза бирә ала», – дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары белдергәнчә, гаризалар кампаниясе ноябрьдә башланачак һәм грантка бөтен Татарстаннан барлыгы 5,7 мең студент сайлап алыначак. Гаризаны Студентлар лигасы сайтында бирергә мөмкин, аны югары уку йортлары студентлары да, шулай ук урта махсус белем бирү оешмалары студентлары да тапшыра ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз